Тәтеш картлар һәм инвалидлар йорты кунаклар кабул итә

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Бүген, Бөек Җиңү көне алдыннан, “Тарихи хәтер” федераль партиясе проекты кысаларында, Тәтеш катрлар һәм инвалидлар интернат-йортының социаль хезмәт алучыларын  “Бердәм Россия” партиясенең Тәтеш җирле бүлекчәсе җитәкчесе Ирина Вериялова, ветераннар берлеге җитәкчесе Нина Новикова белән берлектә  Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады.

“Җиңү волонтерлары” иҗтимагый хәрәкәтен оештыручы, Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе җитәкчесе Обидина Ксения интернат-йортта яшәүчеләр арасында “Георгий тасмасы” акциясен  үткәрде.

Ирина Владимировна тыл хезмәтчәннәре Фекла Текенова һәм Зоя Овинкинага ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм тыныч күк йөзе теләп, истәлекле бүләкләр тапшырды.  “Атлантида” һәм “Илһам” иҗат коллективлары бәйрәм концерт программасын тәкъдим итте, тамашачыларны матур җырлар, шигырьләр һәм дәртле биюләр белән сөендерделәр. Интернат-йортта яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр искиткеч концерт программасыннан күңел күтәренкелеге алды һәм җавап итеп кунакларга көчле алкышлар һәм рәхмәт сүзләре бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International