Мобиль офис Яшел Үзәннең Әйшә авыл җирлегендә булды

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

7 майда Яшел Үзән шәһәре мәшгульлек үзәгенең Мобиль офисы Әйшә авыл җирлеге башкарма комитетында булды.

Яшел Үзән шәһәре мәшгульлек үзәге белгече 9 гражданга мәшгульлек, һөнәри уку һәм яңадан уку өлкәсе, эшсезлек буенча пособие түләү тәртибе һәм билгеләү шартлары, эшмәкәрлек эшчәнлеге сыйфатында үзмәшгульлек һәм җәмәгать эшләре оештыру сораулары буенча консультация бирде.

Алты граждан яңадан рәсмиләштерү узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International