"Өмет чаткысы"нда патриотик сәгать узды

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Җиңү көне алдыннан Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге белгечләре патриотик хисләр формалаштыру һәм каһарманлык турында күзаллау максатыннан "Мәңгелек хәтер" патриотик сәгать оештырды. 

Балалар хезмәт  белгесе Гөлнара Сәлихҗанова җитәкчелегендә мастер-класста катнашты һәм гофрирланган кәгазьдән канәфер чәчәкләре ясады. Соңыннан балалар "Репрессия корбаннары истәлегенә стела" һәм "Тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә стела" мемориаль комплексларында булдылар. Шәһәр үзәгендә, Мәңгелек ут янында балалар үз куллары белән ясалган кызыл канәферләр куйды.

Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларда Ватанга мәхәббәт һәм горурлык хисләре формалаштыра, солдатларны һәм тыл хезмәтчәннәренең героик гамәлләре белән таныштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International