Минзәләдә социаль хезмәт алучылар Җиңү бәйрәме алдыннан музейга барды

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында Минзәлә муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге педагоглары социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаган балалар өчен Минзәлә шәһәренең Туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырды.

Музейның фәнни хезмәткәрләре балалар өчен "Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында " темасына тематик экскурсия үткәрделәр.

Экспозициядә шәхси әйберләр, документлар, фоторәсемнәр, фронттан хатлар, китаплар, киемнәр, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар бүләкләре, 1941-1945 еллар кораллары тәкъдим ителде.

Балалар экскурсоводны зур кызыксыну белән тыңлады, экспонатларны карап, сораулар бирделәр. Балаларга сугыш башлану тарихы, совет халкының патриотизмы һәм каһарманлыгы турында сөйләделәр.Стендларда сугыш елларының архив фотографияләре урнаштырылган.

Экскурсия бик кызыклы булды, балалар күргәннәреннән канәгать калды. Сугышчыларның медальләре һәм орденнары балаларның аерым игътибарын җәлеп итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International