Соңгы мәгълүматларга караганда, Түбән Камада рәсми рәвештә теркәлгән1 027 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 36 кешегә кимрәк.
Шулай ук бу атнада Яр Чаллыда, Алабуга, Яшел Үзәндә, Менделеевскида һәм Кама Аланында эшсезләр саны кимегән. 2019 елның 7 маена әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1 160, 410, 505, 65 һәм 386 эшсез исәпләнә.
Бу атнада Чистайда рәсми рәвештә теркәлгән 384 эшсез граждан исәпләнә.