Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр бәйрәм сувенирлары - аллы-гөлле канәфер белән бизәлгән Георгий тасмасын ясады.
Фронтларда һәлак булган барлык кешеләргә хөрмәт һәм хәтер билгесен приют карамагындагы балалар, өлкән төркем малайлар тәрбиячесе Анжелика Пушкова белән бергә Түбән Кама халкына бүләк итәчәк.
"9 Майда Җиңү парадына һәр тәрбияләнүченең үз киемнәренә кечкенә канәферле Георгий тасмасын беркетеп кую мөмкинлеге булачак", - диде Анжелика Пушкова.