ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2019 ел
чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәре "Кояшкай" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә 7 май көнне тәрбияче Г.ГыйләҗетдиноваТАССРның 100 еллыгына багышланган "Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында" танып-белү чарасы үткәрде. Чарада 23 инвалид бала һәм 8 ата-ана катнашты.

8 майда Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм концерты узды.

Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәге белгечләре Мобиль офис белән һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге буенча  “Ялкын” приютында булды. Мәктәп яшендәге барлык балалар һөнәри юнәлешләрен ачыклау өчен компьютерда профтестлаштыру узды.

Пенсиягә чыгу яшендәге эшләүче гражданнарның мәшгульлеген саклау максатыннан,  7  майда мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре Яшел Үзән муниципаль районының пенсия фонды, социаль яклау бүлеге һәм башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә Федераль дәүләт казна учреждениесе "ТР буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отряды" хезмәткәрләре өчен оештырылган күчмә консультациядә катнашты.

Кешелек тарихында тирән эз калдырган вакыйгалар күп. Алар турында китаплар, шигырьләр, җыр һәм музыка язалар. Шундый вакыйгаларның берсе Бөек Ватан сугышы.

Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Балаларга сугыш турында" дигән чара узды.

Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, 8 май көнне Әрмән автономияле "Севан" җәмгыяте Говоргян Арега җитәкчелегендә  Лениногорск муниципаль районындагы "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәт алучылар өчен хәйрия ашы оештырды.

Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан, Кукмара шәһәренең “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә патриотик тематикага  “Без онытмыйбыз! Без горурланабыз!” дип аталган рәсем конкурсы үткәрелде.

 

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү алдыннан бөтен ил буенча ветераннарга цифрлы эфир телетапшыруларының җиһазларын тәэмин итүдә һәм көйләүдә адреслы ярдәм акциясе уза.

Шушы көннәрдә Буаның "Гармония" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Җиңү көненә багышланган чара уздырды. Очрашуда "Преодоление" клубы әгъзалары катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International