Республика эш бирүчеләре хисап атнасында 1 786 вакантлы эш урыны тәкъдим итте

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

2019 елның 7 маена республикада рәсми рәвештә теркәлгән 12 665 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 222 кешегә кимрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,62 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 40 581  вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 1 786 вакантлы эш урыны тәкъдим иткән. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,31 кеше тәшкил итә.

Хисап атнасында 246 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 237 кеше элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 7 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International