7нче май көнне Питрәч районының "Шатлык" приютында Җиңү көненә багышланган "Ветеранны котла!" дигән акция узды.
6 майда Балтачның "Наз" үзәге социаль педагогы Наталья Закирова җитәкчелегендә "Волонтер" балалар үзәге активистлары "Георгий тасмасы" акциясенә кушылды.
7 майда Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә Җиңү көненә багышланган бәйрәм концерты узды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.
Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә бәйрәм алдыннан психолог Чулпан Галләмова җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар өчен Җиңү көненә багышланган арт-терапия чарасы үткәрелде.
Юхмачы гомум белем бирү мәктәбенең "Мәрхәмәтле йөрәк" отряды волонтерлары Әлки өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортта "Ветеранны котла" акциясе үткәрде.
6 майда Арчаның "Мәрхәмәтлек үзәге"ндә Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булган яшүсмерләр турында "41-нче елның көзе" дигән нәфис фильм күрсәтелде.
К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры Татарстан районнарының сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен “Без хәтерлибез!” дигән хәйрия акциясе үткәрде.
"Социаль туризм" технологиясе кысаларында, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен Казан шәһәренең Җиңү паркына сәфәр оештырылды.
Түбән Кама "Веста" үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Лариса Евстратьева хезмәткәрләр һәм социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр өчен канзаши техникасында Георгий тасмасын бизәү буенча мастер-класс үткәрде.