Яр Чаллы шәһәре округында мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге музыка җитәкчесе Н.Городилова Н. Г. балаларның музыка уен коралларында уйнавына зур игътибар бирә.
30 нчы май көнне Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узачак.
Бүген Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Мәдинә Хаҗарова социаль хезмәт алучылар өчен “Наркотикларсыз тормыш” кысаларында модульле оригами техникасы кулланып, "Язгы фантазия" дигән мастер-класс үткәрде.
Тәтеш районының "Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре 70 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны барлауны дәвам итә.
2019 елның 21 маена республикада рәсми рәвештә теркәлгән 11 909 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 448 кешегә кимрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,49 % тәшкил итә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Түбән Камада рәсми рәвештә теркәлгән 958 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 39 кешегә кимрәк.
31 майда Татарстанның Халыклар Дуслыгы Йорты базасында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган Гражданнарга хокукый ярдәм көне узачак. Аны Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә үткәрәчәк.
Бакчада хезмәт белән шөгыльлләнү приютта тәрбияләнүче балалар өчен бердән-бер төп хезмәт төре булып тора. Агро-сәгать балаларны үсемлек культуралары белән таныштыру һәм хезмәттә куллану өчен оештырыла.
Эшче һөнәрләр елы уңаеннан Арча "Өмет чаткысы" балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә төрле чаралар оештырыла. 21 майда кече төркемдә "Кызыклы һөнәрләр дөньясында" темасына дәрес үткәрелде.
Яр Чаллы шәһәре "Ышаныч" үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә социаль ярдәм алучылар өчен ял көне клубы кысаларында яз темасына багышланган чаралар узды.