30 нчы май көнне Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узачак.
Эш белән тәэмин итүчеләр ярминкәдә катнашучыларны эш шартлары, ялланган персоналга карата таләпләр белән таныштырачак, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәкләр.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эшкә урнаштыру, һөнәри белем бирү һәм яңадан әзерләү мәсьәләләре буенча консультатив хезмәт күрсәтәчәк.
Пенсия белән тәэмин итү өлкәсендә гражданнарның мәгълүматлы булу дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, ярминкәдә Россия Пенсия фондының Вахитов районындагы идарәсе белгечләре катнашачак. Килүчеләр түбәндәге мәсьәләләр буенча консультацияләр ала алачак:
- пенсия белән тәэмин итү;
- булачак пенсияне формалаштыру;
- 2019 елда пенсияләрне индексацияләү;
- бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр;
- үз эшен ачу һәм бюджеттан тыш фондларга мәҗбүри түләүләр;
- "иминләштерелгән затның шәхси кабинетында" теркәлү тәртибе.
Вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Качалов урамы, 77 нче йорт.