Тәтеш районының "Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре 70 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны барлауны дәвам итә.
Күптән түгел эшче төркем Олы Тархан, Жуково авыл җирлекләренә барды. Пенсионерлар белән танышу барышында 193 акт төзелде, янгын куркынычсызлыгын үтәү һ.б. иминлек чаралары буенча сөйләшү оештырылды.