Бакчада хезмәт белән шөгыльлләнү приютта тәрбияләнүче балалар өчен бердән-бер төп хезмәт төре булып тора. Агро-сәгать балаларны үсемлек культуралары белән таныштыру һәм хезмәттә куллану өчен оештырыла.
Бу дәрестә балалар үзлектән помидор, кыяр утыртуны һәм үстерүне үзләштерәләр. Шулай ук алар кишер, чөгендер, кәбестә орлыкларын чәчәргә һәм суган утыртырга, түтәлләр ясарга да өйрәнәләр. Балалар дәрестән соң бу эшләрне бакчада практика вакытында башкара.
21 нче май көнне Әгерҗе районы “Наз” приютында агро-сәгать дәресе теплицада уздырылды. Балалар тәрбиячеләр белән берлектә помидор, кыяр утыртты. Хәзер балалар аларга су сибеп,туфракларын йомшартып торалар. Парник ишекләрен һава торышына карап ачып җилләтәләр, түтәлләрдәге чүпләрне утыйлар. Приютта тәрбияләнүче балалар бу хезмәтнең әле тормышта бик күп тапкырлар кирәк булуына ышана һәм бу эшләрне бик яратып башкаралар.