Казанда "Балалар мәсьәләсе" гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

31 майда Татарстанның Халыклар Дуслыгы Йорты базасында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган Гражданнарга хокукый ярдәм көне узачак. Аны Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә үткәрәчәк.

Чараның максаты - балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультатив, хокукый ярдәм күрсәтү һәм юридик ярдәм күрсәтү. Чарада балалар хокукларын тәэмин итү өлкәсендә аерым вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы тармак министрлыклары һәм ведомстволары, хокук саклау органнары, прокуратура, "Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы" вәкилләре катнашыр дип көтелә.

Гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында түбәндәге мәсьәләләр буенча консультацияләр алырга мөмкин булачак.

Чара 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 йорт. Кабул итүгә алдан язылу таләп ителми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International