Яр Чаллы шәһәре "Ышаныч" үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә социаль ярдәм алучылар өчен ял көне клубы кысаларында яз темасына багышланган чаралар узды.
Караоке формасында балалар җырлары, "Көйне бел" телевизион шоу-уены төрле яшьтәге өлкәннәр һәм балалар арасында бик популяр. Таныш моңнар игътибарны җәлеп итә, сихерли. Бергәләп башкарган җырлар күмәкләштерә, яшәүгә дәрт белән рухландыра.
Оештыручылар "Язның музыкаль почтасы" дигән викторина тәкъдим итте. Социаль ярдәм алучылар үзләренең музыкаль сәләтләрен ачып, бик теләп "язгы" әсәрләр башкарды, "язгы" көйләрне танып белде.
Программа ахырында ЛОЛ исемле аниматор курчак белән очрашты. Ул узенең матур, зәвыклы киеме белән нәниләрнең игътибарын яулады, ә сабын куыклары шоуы кечкенәләргә зур сөенеч китерде. Тирә-юнь төрле зурлыктагы салават күпере төсле күбекләр белән тулды. Кыюраклар бик зур булып кабарган аллы-гөлле күбек эченә кереп дөньяга күбек пәрдәсе аркылы күз салды.
Язгы ял көне кызыклы уеннарга бай булды. Балалар могҗизага кагылу һәм бик күп онытылмаслык хисләр алды. Мондый очрашулар позитив кәеф булдыруга гына булышып калмый, ә бәлки коммуникатив сыйфатларны формалаштыруга ярдәм итә, җәмгыятьтә һәм гаиләдә үзара яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыру осталыгына өйрәтәләр.