Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,59 % тәшкил итә

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

2019 елның 21 маена республикада рәсми рәвештә теркәлгән 11 909 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 448 кешегә кимрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,49 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 41 785  вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 4 365   вакантлы эш урыны тәкъдим иткән. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,28 кеше тәшкил итә.

Хисап атнасында 465 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 448 кеше элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 24 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International