Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр саны кимүе күзәтелә

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Түбән Камада рәсми рәвештә теркәлгән 958 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 39 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада республиканың башка моношәһәрләрендә дә эшсезләр саны кимегән: Яр Чаллы, Алабуга, Яшел Үзән, Менделеевск, Кама Аланы һәм Чистай. 2019 елның 21 мае мәгълүматлары  буенча, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1 092, 402, 466, 63, 373 һәм 368 эшсез граждан исәптә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International