"Кояшкай" тернәкләндерү үзәгендә чираттагы музыкаль дәрес

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәре округында мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге музыка җитәкчесе Н.Городилова Н. Г. балаларның музыка уен коралларында уйнавына зур игътибар бирә.

Балаларның музыка коралларында уйнавы  музыка эшчәнлеге сферасын киңәйтә, музыкаль хәтерне, игътибарны үстерүгә, артык оялчанлыкны  җиңеп чыгарга ярдәм итә, баланың музыкаль тәрбиясен киңәйтә.

22 май көнне балаларның музыка кораллары турындагы белем чикләрен киңәйтү  максатыннан, алар "Музыка коралын таны" исемле интерактив уенны уйнар өчен залга җыелды. Яңа музыка кораллары белән танышкач, кызлар һәм малайлар кулларына агач кашыклар, бубналар, бубенцылар һәм кыңгыраулар алдылар да күңелле көй уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International