Бүген Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Мәдинә Хаҗарова социаль хезмәт алучылар өчен “Наркотикларсыз тормыш” кысаларында модульле оригами техникасы кулланып, "Язгы фантазия" дигән мастер-класс үткәрде.
Мастер-классның максаты: бармаклар эшчәнлеген һәм күзаллау сәләтен үстерү, пөхтәлеккә өйрәтү.
Белгеч кәгазьдән фигуралар ясау сәнгате белән таныштырды. Гади кәгазь битләреннән матур күбәләк ясадылар. Кәгазь эшләнмәләре йорт бизәге булып, якыннарның кәефен күтәрә ала. Әлеге чара нәтиҗәсендә аралашу даирәсе киңәйде һәм төркем тагын да берләште.
Чара ахырында катнашучыларның кәефләре яхшырды, тормыш тонусы һәм эшчәнлек сәләтләре артты, бер-берсенә тизрәк сәламәтләүләрен теләделәр.
Чарада 7 кеше катнашты.