ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2019 ел
чәршәмбе

Буа муниципаль районының "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Тәрбия һәм тернәкләндерү мәктәбе"  технологиясе кысаларында социаль хезмәткәрләр белән даими рәвештә төркемле дәресләр уза.

Теләче районы "Чишмә" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә инде өченче ел “Бакчачы” клубы үзенең эшчәнлеген алып бара. Әлеге клуб эшенең максаты - социаль хезмәт алучыларның үсемлекләр белән эшләү күнекмәләрен формалаштыру.


21
май, 2019 ел
сишәмбе

Йөклелек чоры һәр хатын-кыз өчен 9 ай буена карыныңда йөрткән балаңнын тууын дулкынланып көтү, әзерлек, һәм кичерешләр чоры. "Ләкләк көтәбез" клубы эше кысаларында "Веста" үзәгенең социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы йөкле хатын-кызлар өчен "Мин-әни" дигән төркемле дәрес үткәрде.

20 нче майда Зәй халык мәшгульлеге үзәгендә эшсез гражданнарның бизнес-планнарын тикшерү буенча Эксперт советының чираттагы утырышы узды, анда 2 кешенең бизнес-планнары каралды.

 

Бүген Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Совет районы буенча филиалында вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узды.

Түбән Каманың "Шәфкатьлек" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре өлкән яшьтәге кешеләрдә активлыкны һәм тормыш тонусын саклау һәм арттыру максатыннан "Гарденотерапия" технологиясен актив куллана.

Бүген Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәгендә  “Минем туган ягым” дигән чара узды.

Балтачның Түбән  Кенә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Сәрия Низамиевага 20 май көнне 90 яшь тулды.

Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина,  Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев,  район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алия Зәкиева  юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерде.

Президент В.Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк, авыл җирлегеннән һәм соңгы эш урынынннан бүләк-күчтәнәч тапшырдылар. 

 

 

17 май көнне Казан шәһәренең "Әкият" балалар үзәгендә "Чиксез талантлар" II Республика яшьләр фестивале конкурсының бүләкләү тантанасы узды.

 

Наркотикларга каршы "Наркотикларсыз тормыш" исемле республика акциясе уңаеннан 21 майда Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Спорт ул - көч! Спорт ул - тормыш!" дигән спорт-сәламәтләндерү “Аҗаган” уены үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International