Эшче һөнәрләр елы уңаеннан Арча "Өмет чаткысы" балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә төрле чаралар оештырыла. 21 майда кече төркемдә "Кызыклы һөнәрләр дөньясында" темасына дәрес үткәрелде.
Максат балаларга һөнәрләр белән танышырга ярдәм итү һәм һөнәрләр турында белемнәрен киңәйтү. Чара барышында балалар бик күп кызыклы һөнәрләр белән танышты: фермер, ветеринария табибы, автослесарь һәм башка эшче һөнәрләр турында видео карадылар, табышмаклар чиштеләр. Чара ахырында "Кемнеке?" уены уйнатылды.
Дөрес һөнәр сайлау - җиңел эш түгел һәм үзәк белгечләре әти-әниләр белән берлектә балаларга һөнәр сайлауда ярдәм итә.