Тормышта җибәрелгән хаталарны анализлап, аларны яшәеш тәҗрибәсе белән чагыштырып теге яки бу очракның нинди нәтиҗәгә китерүе турында уйланганда, бу ялгышларны булдырмый калырга да мөмкин булуы аңлашыла. Шул ук вакытта хаталар өчен үз-үзебезне ачуланып, проблемаларга тагын да ныграк керелә, барлыкка килгән тискәре киеренкелек балаларга да күчә.
Шушы көннәрдә Минзәләнең "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр теплица хуҗалыгында экскурсиядә булды.
Узган җомгада Баулы шәһәре “Каенкай” инвалидларны тернәкләндерү үзәгенә социаль ярдәм алучылар өчен “Өмет” мәчетеннән Рәсим хәзрәт чакырылды. Ул Рамазан аенда социаль ярдәм алучыларга вәгаз укыды.
Минзәлә "Умырзая" тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар "Победа" кинотеатрына барды. Анда чын вакыйгаларга нигезләнгән "Солдат" фильмы күрсәтелде.
22 нче май көнне Әгерҗенең "Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Баланы гаиләдә социальләштерү барышы” исемле түгәрәк өстәл оештырылды.
Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Балкыш" социаль приюты өлкәннәр төркемендә "Иҗади фантазия дөньясы" дигән түгәрәк эшчәнлеге узды.
Балигъ булмаганнарга тәмәке тарту һәм алкогольнең йогынтысы турында үсмерләрнең белемнәрен киңәйтү максатыннан, 22 майда Кама Тамагы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Гөлназ Хөснетдинова Кама Тамагы татар урта мәктәбендә "Тәмәке һәм алкогольнең зыяны турында" сыйныф сәгате үткәрде.
Бүген Казан илкүләм тикшеренү техник университеты-КАИның сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затларны һөнәри тернәкләндерү буенча укыту-тикшеренү һәм методик үзәгенең начар ишетүче студентлары Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәмендә "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәгендә "Яшь профессионаллар" милли чемпионатына барды.
Мәшгульлек үзәкләре мөрәҗәгать иткән гражданнар белән адреслы эшне көчәйтте, дип сөйләде Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан экспертлар төркеме әгъзасы Маргарита Максимова.
Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәгеучреждениесе 2019 елда, инвестицион проектларга туры китереп, производствоны модернизацияләү һәм реструктуризацияләү эшләре алып бара торган предприятиеләр хезмәтчәннәрен алдан укыту программасы кысаларында, “УТТ-Бугульминское” ҖЧҖнең 15 хезмәткәрен укытырга планлаштыра.