"Демография" милли проектының "Өлкән буын" Федераль проекты кысаларында Сарман районы мәшгульлек үзәге пенсия яшенә җиткән кешеләргә һөнәри белем бирүне оештырды. Төркем агымдагы елның май аенда формалаштырылган иде. Һөнәри әзерлек буенча укулар "Социаль-мәдәни эшчәнлек менеджеры" һәм "Персонал белән идарә итү" юнәлешләре буенча үткәрде.
Авыл мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары өчен эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм һөнәри юнәлеш бирү максатыннан Алабуга мәшгульлек үзәгенең Күчмә офисы очрашу оештырды.
Чиләбе өлкәсе Магнитогорск шәһәренең инвалидлар хокукый җәмгыяте социаль роликлар һәм сценарийлар халыкара ачык интернет-конкурсы үткәрә. "Синең караш@Европа-Азия" Бөтенроссия интернет-конкурсы җәмгыятьнең социаль проблемаларына игътибар җәлеп итү максатыннан үткәрелә.
Бүген Казан психоневрология интернаты базасында "Талантлар салават күпере" исемле үзенчәлекле кешеләрнең иҗат фестивале булып узды. Конкурс Татарстан Республикасы психоневрологик интернатларында социаль хезмәт алучыларның иҗади активлыгын стимуллаштыру максатларында оештырылды.
Лаеклы хезмәт хакы, карьера үсеше, бушлай югары юридик белем алу мөмкинлеге, тулы социаль пакет һәм торак мәсьәләсен хәл итү. Россия эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлегендә шундый хезмәт шартлары тәкъдим итәләр.
Бүген "Минем һөнәрем-минем киләчәк" һөнәри юнәлеш бирү проекты уңаеннан Сарман районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле балалар өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрде.
Әлмәтнең мәшгульлек хезмәте эш бирүчеләрне инвалидны җиһазландырылган хезмәт урыны белән тәэмин итү бурычларының үтәлешен тикшерә.
Республикада Министрлык җитәкчелегенең ведомоство карамагындагы учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашулары дәвам итә. Кичә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова эш визиты белән Түбән Кама муниципаль районында булды. Эшлекле сәфәр кысаларында ул районның социаль учреждениеләре хезмәт коллективлары белән очрашу үткәрде.
10 сентябрендә Яшел Үзән шәһәрендә "Эш бирүчеләр көне" оештырыла. Чарада Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе вәкилләре катнашачак.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын саклауны үз вакытында һәм тулы хезмәт хакы белән тәэмин итү эшен дәвам итә.