Социаль роликлар һәм сценарийлар халыкара интернет-конкурсы старт ала

2019 елның 6 сентябре, җомга

Чиләбе өлкәсе Магнитогорск шәһәренең инвалидлар хокукый җәмгыяте социаль роликлар һәм сценарийлар халыкара ачык интернет-конкурсы үткәрә. "Синең караш@Европа-Азия" Бөтенроссия интернет-конкурсы җәмгыятьнең социаль проблемаларына игътибар җәлеп итү максатыннан үткәрелә.

2018 елда конкурста Россиянең төрле почмакларыннан, якын чит илләрдән гражданнар катнашты. "Синең караш" I Халыкара социаль роликлар һәм сценарийлар конкурсы нәтиҗәләре турында мәгълүмат, конкурс үткәрү турында нигезләмә һәм катнашу өчен гариза формасы сайтта урнаштырылган https://yourview-video.ru/. Гаризалар агымдагы елның 31 октябренә кадәр электрон адреска кабул ителә yourview@inbox.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International