"Демография" милли проектының "Өлкән буын" Федераль проекты кысаларында Сарман районы мәшгульлек үзәге пенсия яшенә җиткән кешеләргә һөнәри белем бирүне оештырды. Төркем агымдагы елның май аенда формалаштырылган иде. Һөнәри әзерлек буенча укулар "Социаль-мәдәни эшчәнлек менеджеры" һәм "Персонал белән идарә итү" юнәлешләре буенча үткәрде.
Бүген район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сәхипова Индира, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры һәм инспекторы, уку йорты вәкиле катнашында тантаналы рәвештә дипломнар тапшырылды. Чара барышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры укуларын тәмамлаган пенсия алды яшендәге гражданнарны дипломнар алу белән котладылар һәм киләчәктә эшләрендә уңышлар теләделәр.
Исегезгә төшерәбез, эшләүче һәм эш эзләүче гражданнар уку мөмкинлегеннән файдалана ала. Быел ул-ир-атлар 1959, 1960, 1961, 1962, 1963елгылар һәм 1964, 1965, 1966, 1967, 1968 елгы хатын-кызлар. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре аларны эш бирүчеләр гаризасы буенча да, әлеге клиентлар мөстәкыйль рәвештә мөрәҗәгать иткән очракта да укытуны оештыралар.
Һөнәри белем бирү өлкән яшьтәге хезмәткәрләргә элеккеге, шулай ук яңа эш урынында да, аларның теләкләре, һөнәри күнекмәләре һәм физик мөмкинлекләре нигезендә дә хезмәт эшчәнлеген дәвам итәргә мөмкинлек бирәчәк.