Алабуга авыл мәктәпләрендә өлкән сыйныф укучыларына һөнәри юнәлеш бирү эше башланды

2019 елның 6 сентябре, җомга

Авыл мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары өчен эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм һөнәри юнәлеш бирү максатыннан Алабуга мәшгульлек үзәгенең Күчмә офисы очрашу оештырды.

4 сентябрьдә Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәге профконсультанты Яковлево авыл мәктәбенә барды. Биредә 8-9 сыйныф укучылары булачак һөнәрнең тибын билгеләү буенча һөнәри юнәлеш бирүче тест узды. Аларга хезмәт базарында кирәкле һөнәрләр, эшче һөнәрләргә ихтыяҗ динамикасы турында мәгълүмат бирелде. Һәркем үз һөнәрен сайлау турында киңәшләр алды.

Очрашу ахырында укучыларга "Һөнәр сайлау стратегиясе" буклетлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International