Министр урынбасарлары республиканың социаль учреждение хезмәт коллективлары белән очрашты

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Республикада Министрлык җитәкчелегенең ведомоство карамагындагы учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашулары дәвам итә. Кичә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова эш визиты белән Түбән Кама муниципаль районында булды. Эшлекле сәфәр кысаларында ул районның социаль учреждениеләре хезмәт коллективлары белән очрашу үткәрде.

"Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приют, "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү территориаль үзәге, социаль яклау идарәсе, республика матди ярдәм үзәге һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре катнашында узган очрашу "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең актлар залында узды.

Әңгәмә барышында Энҗе Нигъмәтҗанова республика территориясендә милли проектларның гамәлгә ашырылуы турында сөйләде, шулай ук персоналга социаль өлкәдәге үзгәрешләр турында бәян итте. Очрашу нәтиҗәләре буенча җитәкче урынбасары социаль-хезмәт законнары, шулай ук  дәүләт хезмәтләре буенча белгечләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Эш сәфәрен Энҗе Нигъмәтҗанова Кама Аланы психоневрология интернатында төгәлләде. Биредә ул социаль хезмәт алучыларның яшәү шартлары, туклану һәм хезмәт күрсәтү сыйфаты белән танышты, хезмәт остаханәләрен һәм бакча участогын карады. Министр урынбасары эшләрнең торышын уңай бәяләде, үткәрелгән капиталь ремонтның сыйфатын, мөлкәтнең сакланышын билгеләп үтте.

Министр урынбасары Гадел Мөбәрәкшин Чүпрәле муниципаль районында ведомство карамагындагы учреждениеләр персоналы белән очрашты.

Гадел Мөбәрәкшинның эш визиты "Җылы йорт" социаль приютында башланды, анда ул  яшәү шартлары, туклану һәм балаларга хезмәт күрсәтү сыйфаты белән кызыксынды. Сәфәр барышында җитәкче урынбасары районның барлык социаль учреждениеләре хезмәткәрләре белән аралашты, барлык очрашулар нәтиҗәләре буенча гражданнарны шәхсән үзе кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International