"Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" ирекле акциясен уздыру уңаеннан 9 сентябрьдә Алабуга мәшгульлек үзәге белгечләре мәктәп укучылары өчен Татарстанда Эшче һөнәрләр елына багышланган "Эш остадан курка" дигән һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрде.
Казанның Россия Герое М. Әхмәтшин исемен йөртүче аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 113 нче татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова укучы балаларның ата-аналары белән очрашты.
Кукмараның "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче Алия Гарифуллина "Чиксез тормыш" дип исемләнгән IX нче Бөтенроссия инвалид балалар фестивалендә катнашты.
12 сентябрьдә 10.00 сәгатьтә Түбән Кама мәшгульлек үзәге эш урыннары һәм эш эзләүче гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырачак.
Яңа уку елы башланды һәм мәшгульлек үзәге белгечләре шәһәр мәктәпләрендә укучылар арасында һөнәри юнәлештә эш алып баруны дәвам иттерәчәк. Сентябрь аенда Бөгелмәнең 13нче һәм 1нче урта мәктәпләрдә һөнәр сайлау темасына сыйныф сәгатьләре уздыру планлаштырыла.
6 сентябрь көнне Бөгелмә мәшгульлек үзәге тарафыннан хезмәт базарына нисбәтле тренинг үткәрелде. Анда халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучы күп балалы һәм эшсез ялгыз хатын-кызлар катнашты. Чара "Көзге игелек атнасы" уңаеннан оештырылды.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2018-2027 елларда илдә балачак еллары дип игълан итте, аның кысаларында яшь гаиләләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән кайбер инициативалар кертелде.
Республикада авыл пенсионерларын медицина үзәкләренә илтү проекты башлануга бер атна узды. Әлеге проектның максаты өлкән яшьтәгеләрне медицина үзәкләренә планлы дәвалау-диагностика чаралары уздыру, диспансерлаштыруны һәм профилактик медицина тикшерүләрен гамәлгә ашыру.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын саклауны үз вакытында һәм тулы хезмәт хакы белән тәэмин итү эшен дәвам итә.
Кичә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова эш визиты белән Менделеевск муниципаль районында булды. Ведомство җитәкчесе урынбасарын район башлыгы Валерий Чершинцев каршы алды.