Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов Баулы муниципаль районында булды. Эшлекле сәфәр кысаларында министрның беренче урынбасары социаль учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашу үткәрде.
Югары Ослан муниципаль районында "Өмет утраучыгы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен "Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе" эшли.
Республикада "Демография" милли проектының "Өлкән буын" федераль проектын тормышка ашыру дәвам итә. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы катнашында муниципаль берәмлекләр территориясендә пенсия яшенә якынаючы гражданнарга һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү буенча эш алып барыла.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 1161 кеше, бу узган хисап датасына караганда 21 кешегә кимрәк.
2019 елның 4 сентябренә республиканың мәшгульлек хезмәте органнарында рәсми рәвештә теркәлгән 11 255 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап атнасына караганда 60 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,55 % тәшкил итә.
2019 елның 31 октябреннән 2 ноябренә кадәр Мәскәүдә ВДНХда "ИнваЭкспо. Җәмгыять һәркем өчен" IX Халыкара махсус күргәзмәсе узачак. Күргәзмә илнең тернәкләндерү индустриясе, медик-социаль ярдәмнең яңа технологияләрен күрсәтү, инвалид кешеләр өчен уңайлы мохит булдыру өчен милли күргәзмә платформасы булып тора.
Агымдагы атна дәвамында Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклауминистрлыгы җитәкчелеге, ведомство карамагындагы учреждениеләре һәм территориаль органнарына сәфәр тотачак. Министр урынбасарлары социаль учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашулар уздырачак.
Кичәге көннән башлап республикада 65 яшьтән өлкәнрәк авыл пенсионерларының сәламәтлекләрен тикшерү өчен медицина үзәкләренә илтү проекты тулы күләмдә гамәлгә ашырыла.
Бүген Апас муниципаль районының "Таң" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге мәгариф бүлеге белән берлектә Аграр көллияттә "Без терроризмга каршы" дип исемләнгән сыйныф сәгате уздырды. Чарада шулай ук район эчке эшләр бүлеге вәкилләре дә катнашты. Чара Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланды.
29 августта “Әлмәт торба заводы” АҖенең пенсия яшенә якынлашучы хезмәткәрләр төркемендә имтихан оештырылды. Укулар "Кадрлар буенча инспектор" белгечлеге буенча узды.