10 сентябрендә Яшел Үзән шәһәрендә "Эш бирүчеләр көне" оештырыла. Чарада Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе вәкилләре катнашачак.
Татарстан Республикасы буенча Эчке Эшләр Министрлыгының ЮХИДИ (ГИБДД) идарәсе ТР буенча Эчке Эшләр Министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсенә хезмәткәрләр җыя. Кандидатларга таләпләр:югары яки урта махсус белем; кораллы көчләрдә хезмәт иткән; хөкемгә тартылмаган булу һәм машина йөртүче таныклыгына ия булу кирәк.
"Эш бирүчеләр көне" Яшел Үзән шәһәре, Татарстан урамы, 1 нче йорт (29 нчы кабинет) адресы буенча урнашкан мәшгульлек үзәгендә үтәчәк.