Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге "Аппак"та

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Әлмәтнең мәшгульлек хезмәте эш бирүчеләрне инвалидны җиһазландырылган  хезмәт урыны белән тәэмин итү бурычларының үтәлешен тикшерә.

3 сентябрьдә мәшгульлек хезмәте белгечләре “Аппак” авыл хуҗалыгы предприятиесенә килде. 2016 елда әлеге предприятиедә каравылчының эш урыны видеокүзәтү системасы белән җиһазландырылган, һәм инвалидлыгы булган гражданка эшкә урнаштырылган. Шунысы куанычлы, мәшгульлек хезмәте тарафыннан эшкә урнаштырылган инвалид эш урынында  өч ел дәвамында эшли.

Быел биредә күп балалы ата-ананы эшкә урнаштыру өчен слесарь-ремонтчы эш урыны булдырылган. Эш бирүче слесарь-ремонтчының хезмәт бурычларын үтәү өчен кирәкле кораллар сатып алуга чыгымнар өлешен каплауга Татарстан Республикасы бюджетыннан илле мең сум күләмендә субсидия алган. Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре, ремонтлана торган сөт фермасында булып, эшкә урнаштырылган күп балалы ата-ананың эшен дәвам итүенә инандылар.

Әлмәтнең мәшгульлек үзәге эш бирүчеләрне халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм чараларында катнашуга чакыра, шул исәптән эш бирүчеләрнең хезмәт өчен түләүгә яисә эш урынын булдыруга киткән чыгымнарын компенсацияләнә.

Тулырак мәгълүматны (8553) 32-34-99 телефоны буенча алырга яки Әлмәт шәһәре, Герцен урамы, 86А йорт адресы буенча, 109, 110, 208 нче кабинеттагыларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International