Лаеклы хезмәт хакы һәм карьера үсеше: Зәйдә махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе узды

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Лаеклы хезмәт хакы, карьера үсеше, бушлай югары юридик белем алу мөмкинлеге, тулы социаль пакет һәм торак мәсьәләсен хәл итү. Россия эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлегендә шундый хезмәт шартлары тәкъдим итәләр.

Хокук саклау органнары структурасында эшләүнең өстенлекләре турында бүген Зәй халык мәшгульлеге үзәге бинасында узган "Эш бирүче көне"ндә сөйләделәр.

Эчке эшләр бүлегендә бүген 18 эш урыны буш. Полиция хезмәткәре, полициянең вәкаләтле участок хезмәткәрләре, юл-патруль хезмәте инспекторлары, җинаять эшләре буенча оператив хезмәткәрләр, шулай ук патруль-пост хезмәте бүлекчәсе хезмәткәрләре кирәк.

Эш эзләүчеләргә таләпләр дә бар: хөкемгә тартылмаган, урта һөнәри белемле булу. Россия эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлегендә билгеләп үтүләренчә, эшләргә әзер кандидатларны Эчке эшләр министрлыгы каршындагы махсуслашкан уку йортларында бушлай укытачаклар. Вазыйфа буенча үсеш мөмкинлеге бар. Торак хәлен яхшыртуга мохтаҗ хезмәткәрләргә финанс ярдәм күрсәтелә.

Ярминкәгә килүчеләргә консультация күрсәтелде, потенциаль кандидатларны эчке эшләр бүлегенә әңгәмәгә килергә тәкъдим ителде.

Ачык вакансияләр буенча хезмәткәрләр туплау дәвам итә. Тулырак мәгълүматны Зәй халык мәшгульлеге үзәгендә 8(85558) 7-15-43 телефоны аша яки Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлегендә алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International