"Челныстройгарант" ҖЧҖ үз хезмәткәрләренә хезмәт хакы буенча бурычын өлешчә кайтарды

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын саклауны үз вакытында һәм тулы хезмәт хакы белән тәэмин итү эшен дәвам итә.

Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләрендә хезмәт хакы буенча бурычлар кайтарыла.

Үз эшчәнлеген төзелеш тармагында алып баручы Яр Чаллының "Челстройгарант" ҖЧҖте хезмәткәрләре алдында өлешчә әҗәтен түләде. Төгәллерәге өч хезмәткәре алдында 100 мең сумлык бурычын кайтарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International