Бүген "Минем һөнәрем-минем киләчәк" һөнәри юнәлеш бирү проекты уңаеннан Сарман районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле балалар өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрде.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Сәхипова районның аграр, педагогик, медицина, нефть өлкәләрендә хезмәт династияләре турында сөйләде. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Л.Мөхлисуллина балаларга һөнәри юл сайлау факторлары, һөнәр сайлаганда нинди хаталар булуы һәм аларны ничек булдырмаска кирәклеге турында аңлатты.
Һөнәри юнәлеш бирү буенча чара үз эченә уеннар, "Син һәм синең булачак һөнәрең" видеоролигын карау һәм фикер алышуны алды. Чара барышында балалар Илһам Шакиров исемендәге Балалар иҗат йорты оештырган мини-концерт карады.
Бу уңайдан махсус "Һөнәр сайлау стратегиясе" баннеры әзерләнде. Барлык катнашучыларга профориентация проекты логотибы төшерелгән бейсболкалар, блокнотлар һәм ручкалар, азык-төлек пакеты тапшырылды.