12 сентябрьдә Кукмара муниципаль районындагы “Шәфкать” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә шәфкать туташы Гайнанова Дамира "Медицина сәгате" уздырды.
Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә "Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН” айлыгы уңаеннан шашка уены буенча турнир узды.
Казанның "Апрель" үзәге белгече Миләүшә Урманова "Мөмкинлекләре чикле балаларга башлангыч комплекслы ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле технологияләре һәм практикалары" дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция эшендә катнаша. Конференция шушы көннәрдә Әстерхан шәһәрендә уза.
12 сентябрьдә Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге базасында түбәндәге предприятиеләр вәкилләре белән вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узды: «Тандер» АҖ, «Магнит» гипермаркеты, «ЧОП Кеннард» ҖЧҖ, «Энка Иншаат Ве Санайи Аноним Ширкети».
Әлмәт шәһәре мәшгульлек үзәге эшсез гражданнарга үз эшләрен ачуга бер тапкыр финанс ярдәме күрсәтә. Финанс ярдәмен алу өчен Әлмәт шәһәре мәшгульлек үзәгендә эшсез граждан сыйфатында теркәлергә, эшкуарлык эшчәнлеге төрен сайларга һәм бизнес-план әзерләргә кирәк.
18 сентябрьдә Казан шәһәре Вахитов районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге чираттагы вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырачак. Әлеге чарада районның 10 предприятиесе һәм оешмасы катнашачак.
20 сентябрьдә Әлмәт шәһәре мәшгульлек үзәге пенсия яшенә якынлашучы һәм пенсия яшендәге гражданнар өчен вакансияләр ярминкәсе оештыра.
Бүген «Әлмәт торба заводы» АҖ территориясендә пенсия яшенә якынлашучы укучылар төркемендә «Контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика буенча слесарь» белгечлеге буенча имтихан узды.
ЮХИДИ органнарында хезмәт һәрвакыт тотрыклылык, югары хезмәт хакы һәм билгеле бер ташламалар белән ассоциацияләнә. Бу хакта "Эш бирүче көне"ндә Бөгелмә районы Дәүләт автоинспекциясе вәкилләре барлык мөрәҗәгать иткән гражданнарга сөйләде.
Лаеш районы мәшгульлек үзәге белгечләре тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре белән берлектә инвалид балаларны район предприятиеләрендә эшче һөнәрләр белән таныштыру буенча чара уздырдырды. Мондый очрашуларда 13-17 яшьлек 20 бала катнашты. Алар барысыда Лаеш тернәкләндерү үзәгендә социаль ярдәм алучылар.