"Шәфкать"тә тернәкләнүчеләр медицина сәгатендә катнашты

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

12 сентябрьдә Кукмара муниципаль районындагы “Шәфкать” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәгендә  шәфкать туташы Гайнанова Дамира "Медицина сәгате" уздырды.

Әлеге әңгәмәнең максаты - балаларда шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итү.

Балалар энтеробиоз (острица) чиренең нидән килеп чыкканын белде. Шәхси гигиена нормаларын үтәргә кирәклеген аңладылар.

Балалар зур игътибар белән мәгълүматны тыңлады һәм медицина хезмәткәренең сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International