Казанда чираттагы вакансияләр ярминкәсе 18 сентябрьдә узачак

2019 елның 13 сентябре, җомга

18 сентябрьдә Казан шәһәре Вахитов районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге чираттагы вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырачак. Әлеге чарада районның 10 предприятиесе һәм оешмасы катнашачак.

Очрашу барышында эш бирүче вәкилләре ярминкәдә катнашучыларны эш шартлары,  персоналга карата таләпләр белән таныштырачак, кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәкләр. Үз чиратында, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре гражданнарга эшкә урнашу, һөнәри белем бирү һәм яңадан әзерләү мәсьәләләре буенча консультация оештыра.

 Пенсия белән тәэмин итү өлкәсендә гражданнарга мәгълүмат бирү дәрәҗәсен арттыру максатларында ярминкәдә Вахитов районы Россия Пенсия фонды идарәсе белгечләре катнашачак. Чарага килүчеләргә 2019 елда пенсия белән тәэмин итү, булачак пенсияне формалаштыру, шулай ук пенсияләр һәм ЕДВ индексацияләре мәсьәләләре буенча консультацияләр алу мөмкинлеге бирелә. 

Ярминкә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан ш., Зинин ур., 3 йорт (ЧОУ ДПО «Кадрлар әзерләү буенча төбәк укыту үзәге»). Чара 10.00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International