Әлмәт торба заводының пенсия яшенә якынлашучы эшчеләре укуларын төгәлләде

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген «Әлмәт торба заводы» АҖ территориясендә пенсия яшенә якынлашучы укучылар төркемендә «Контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика буенча слесарь» белгечлеге буенча имтихан узды.

Имтихан ике этапта үткәрелде: беренче этапта тест, икенче этапта имтиханнар билетлар буенча сорауларга җаваплар бирделәр. Эшчеләр имтиханны уңышлы тапшырды.

«Озын гомер» республика проекты уңаеннан Әлмәт торба заводында 43 пенсия яшенә якынлашучы гражданнар һөнәри белем алды. Укулар һәм практика заводның үз территориясендә узды. Киләсе елда «Әлмәт торба заводы» АҖ шулай ук «Озын гомер» проектында катнашырга һәм пенсия яшенә якынлашучыларның киләсе төркемен өйрәтергә җыена.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International