ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

12 нче сентябрь көнне "Көзге игелек атнасы" кысаларында Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә спорт эстафетасы үткәрелде. Чараның максаты: коммуникатив күнекмәләрне үстерү, психоэмоциональ сәламәтлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешенә тарту.

«Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Без бергә» - дигән чара үткәрде.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын саклауны үз вакытында һәм тулы хезмәт хакы белән тәэмин итү эшен дәвам итә.

12 сентябрь көнне Чирмешән районы инвалидлар җәмгыяте оешуның биш еллыгына багышланган «Талант һәм ихтыяр» фестивале узды.

Бу көннәрдә Татарстанда "Көзге игелек атнасы — игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" волонтерлар акциясе узды. Әлеге акция уңаеннан Минзәләнең "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә кызыклы һәм файдалы чаралар узды.

"Көзге игелек атнасы" акциясе уңаеннан Баулының  картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучыларга М. Җәлил исемендәге мәдәният йорты  "Йөрәк җырлаган торган җырлар!" концерты тәкъдим итте.

Киләчәк һөнәрне сайлауда ярдәм итү, мәктәп укучыларының хезмәт турындагы белемнәрен арттыру, эшче һөнәрләрне һәм инженер белгечлекләрен популярлаштыру. Зәй белем бирү учреждениләрендә гамәлгә ашырылучы һөнәри юнәлеш буенча чаралар кысаларында шундый бурычлар үтәлә.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2018-2027 елларда илдә балачак еллары дип игълан итте, аның кысаларында яшь гаиләләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән кайбер инициативалар кертелде.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән узган ялгыз өлкән яшьтәге гражданнарга диспансеризация узу, аерым социаль әһәмиятле йогышлы булмаган авыруларны ачыклау өчен өстәмә скрининглар үткәрү өчен медицина учреждениесенә барып җитү мөмкинлеге бирә.

13 сентябрьдә  Алабуга “Астра” районындагы мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр  тернәкләндерү үзәгендә “Гадәттән тыш хәл очракларында минем гамәлләрем” дип аталган чара үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International