Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын саклауны үз вакытында һәм тулы хезмәт хакы белән тәэмин итү эшен дәвам итә.
Республикада "Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" волонтерлар акциясе уңаеннан чираттагы чаралар дәвам итә.
Бүген Казанның Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе уздырды. Чарада җиде предприятие катнашты.
Пенсия яшенә якынлашучы эшче гражданнарның мәшгульлеген саклау максатыннан, мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре Яшел Үзән муниципаль районының пенсия фонды, социаль яклау булеге һәм башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә ООО ПКФ "Полюс хезмәткәрләре өчен оештырылган күчмә консультациядә катнашты.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Чаллыда 1152 рәсми теркәлгән эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 9 кешегә кимрәк.
2019 елның 11 сентябренә республикада эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 11 000 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 255 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,54 % тәшкил итә.
Республикада "Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" волонтерлар акциясе бара. Аның максаты - халыкны, беренче чиратта яшьләрне волонтер эшчәнлегенә җәлеп итү, социаль әһәмиятле проблемаларны хәл итүгә, өлкәннәргә ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән уңай чараларны тормышка ашыру. Акциягә халыкны социаль тәэмин итү учреждениеләре хезмәткәрләре дә бик теләп кушылды.
"Демография" милли проектының "Өлкән буын" проекты уңаеннан Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт дәвамында карау системасын гамәлгә кертү башланды. 2019 елда ул Арча, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Түбән Кама, Балык Бистәсе районнарында һәм Яр Чаллыда сынау мәйданчыкларында тормышка ашырыла.
"Экстремизмга - юк!" айлыгы уңаеннан "Гармония" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре терроризм һәм экстремизмны кисәтүгә юнәлтелгән яшүсмерләр белән төркемле дәрес уздырды.
Кичә, "Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" волонтерлар акциясе уңаеннан Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан 7 кыз өчен шәһәрнең тегү остаханәсенә экскурсия оештырылды. Әлеге чараның максаты - эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү һәм балаларда аларга карата кызыксыну уяту.