Әлмәтнең эшсез гражданнар игътибарына!

2019 елның 13 сентябре, җомга

Әлмәт шәһәре мәшгульлек үзәге эшсез гражданнарга үз эшләрен ачуга бер тапкыр финанс ярдәме күрсәтә. Финанс ярдәмен алу өчен Әлмәт шәһәре мәшгульлек үзәгендә эшсез граждан сыйфатында теркәлергә, эшкуарлык эшчәнлеге төрен сайларга һәм бизнес-план әзерләргә кирәк.

Әлмәт мәшгульлек үзәгендә эшсез гражданнарның бизнес-планнарын карау буенча Эксперт советының чираттагы утырышы булды, анда 4 гражданның бизнес-планнары тикшерелде. 

4 эшсез гражданин бизнес-планнарын якладылар, алар үз эшләрен түбәндәге эшчәнлек юнәлешләре буенча оештырырга тели: матурлык салоннарына хезмәт күрсәтү, агачтан декоратив әйберләр җитештерү, компьютерларны ремонтлау һәм ашханә, буфет. Эшкуарлык эшчәнлеген теркәүне узу өчен аларның барысы да дәүләт салым инспекциясенә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International