"Изгелек" тернәкләндерү үзәгендә шашка буенча турнир узды

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә "Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН” айлыгы уңаеннан шашка уены буенча турнир узды.

Әлеге чараны үзәкнең социаль эш буенча белгече Рәмзия Хайбулова,  Татарстан республикасының  "Спорт хәрәкәте" инвалидлар төбәк иҗтимагый оешмасы вәкиле Алексей Мулеев белән берлектә оештырды.

Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру,  социаль хезмәт алучылар арасында өстәл уеннарын популярлаштыру һәм аларның буш вакытларын файдалы итеп оештыру.

Уен җылы һәм иркен шартларда узды, мәктәп елларында шашка уйнаганнарын искә төшереп,  өлкән яшьтәгеләр дә катнашты. Оештыручылар социаль хезмәт алучыларны  турнир үткәрү регламенты белән таныштырды һәм шашка уены кагыйдәләрен искә төшерде.

Тамашачыларга уен барышын күзәтү күңелле булды. Кайбер социаль хезмәт алучылар  үзләренең интеллектуаль уенга җитди карашлары, тиз исәпли белүләре белән гаҗәпләндерде һәм ярыш ахырына кадәр уенга кызыксынуларын югалтмадылар.

Турнир нәтиҗәләре буенча призлы урыннар билгеләнде. Беренче урынга бөтен катнашучыларны шаккаттырып өлкән буын вәкиле Наилә Кадыйрова лаек булды. Икенче урынны Марат Мөхәммәтҗанов яулады һәм өченче урынны Александр Терновой алды. Җиңүчеләр истәлекле медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде. Барлык катнашучылар да татлы призлар һәм уңай эмоцияләр алды.

Чарада 37 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International