Казанның "Апрель" үзәге белгече Миләүшә Урманова "Мөмкинлекләре чикле балаларга башлангыч комплекслы ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле технологияләре һәм практикалары" дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция эшендә катнаша. Конференция шушы көннәрдә Әстерхан шәһәрендә уза.
Миләүшә Равил кызы үзәктә 2017 елдан бирле логопед булып эшли. Ул шулай ук психолог һәм эрготерапевт. Конференциядә ул "Апрель" үзәгендә эрготерапевтның башлангыч ярдәм итү белгечләре командасындагы эше турында сөйләде.
Конференциянең максаты - Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән килгән галимнәр, практик белгечләр, ата-аналарның безнең төбәктә балаларына башлангыч ярдәм күрсәтү практикасына нәтиҗәле технологияләр кертү өчен көчләрне берләштерү. Конференциядә Россия Федерациясенең 17 төбәгеннән барлыгы 200 дән артык кеше катнашты.