Бөгелмә мәшгульлек үзәгендә "Эш бирүче көне" узды

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

ЮХИДИ органнарында хезмәт һәрвакыт тотрыклылык, югары хезмәт хакы һәм билгеле бер ташламалар белән ассоциацияләнә. Бу хакта "Эш бирүче көне"ндә Бөгелмә районы Дәүләт автоинспекциясе вәкилләре барлык мөрәҗәгать иткән гражданнарга сөйләде.

Бирегә эшкә урнашырга теләүчеләргә аерым бер таләпләр дә бар: хөкемгә тартылмау, нык сәламәтлек, урта һөнәри белемгә ия булу. ЮХИДИ хезмәткәре билгеләп үткәнчә, эшләргә теләүчеләр Эчке эшләр министрлыгы каршындагы махсус уку йортларында бушлай укый ала. Карьера үсеше мөмкинлеге бар.

 Ярминкәгә килгән 20 кешегә дә җентекле консультацияләр бирелде, потенциаль кандидатлар әңгәмәгә чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International