Лаеш районы мәшгульлек үзәге белгечләре тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре белән берлектә инвалид балаларны район предприятиеләрендә эшче һөнәрләр белән таныштыру буенча чара уздырдырды. Мондый очрашуларда 13-17 яшьлек 20 бала катнашты. Алар барысыда Лаеш тернәкләндерү үзәгендә социаль ярдәм алучылар.
Эшче һөнәрләр белән танышуның беренче пункты Мишә елгасы ярында урнашкан «Биосфера» питомнигы булды. Биредә яшүсмерләрне чәчәк декоратив үсемлекләр дөньясы каршы алды. Берьеллык һәм күпьеллык үсемлекләрне карауның нинди үзенчәлекләре һәм башка кызыклы сорауларга питомник белгече җавап бирде. Яшел үсемлекләр озак вакыт кешеләрне сөендерсен өчен бу предприятиедә уңышлы эшләүче бакчачыларның зур хезмәте кирәк. Экскурсия тәмамлангач, балалар питомникның ясалма буасында декоратив балыкларны ашатты.
Лаешның биологик чистарту корылмаларында экскурсантларны предприятие җитәкчесе Виктор Арефьев ачык йөз белән каршы алды. Ул балаларны фильтр-чистарту системасы эше белән таныштырды. Виктор Александрович экологик балансны һәм әйләнә-тирә мохиттә куркынычсызлыкны саклауның мөһимлеге турында сөйләде.