20 сентябрьдә Әлмәт шәһәре мәшгульлек үзәге пенсия яшенә якынлашучы һәм пенсия яшендәге гражданнар өчен вакансияләр ярминкәсе оештыра.
Эш эзләүчеләргә түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк: сату буенча менеджер һәм белгеч, автомобиль йөртүче, кондуктор, автомобиль юучы, тәрбияче, ярдәмче эшче, биналарга хезмәт күрсәтү буенча эшче, тегүче-кастелянша, агрегатларны ремонтлау буенча слесарь, слесарь-электрик, инженер һәм башкалар.
Ярминкәгә килүчеләр шәһәр предприятиеләрендә һәм оешмаларында буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар турында мәгълүмат ала, ярминкәдә катнашучы предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша, шулай ук хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнар мәсьәләләре буенча консультацияләр алачак. Шулай ук эш эзләүчеләргә мәшгульлек хезмәте күрсәтә торган хезмәтләр турында белү мөмкинлеге дә булачак.
Чара Әлмәт шәһәре, Герцен ур., 86А адресы буенча узачак.