12 сентябрьдә Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге базасында түбәндәге предприятиеләр вәкилләре белән вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узды: «Тандер» АҖ, «Магнит» гипермаркеты, «ЧОП Кеннард» ҖЧҖ, «Энка Иншаат Ве Санайи Аноним Ширкети».
Ярминкәдә 4,5,6 разрядлы сакчы, техник бүлек белгече, инженер (янгын һәм сак сигнализациясе системаларына техник хезмәт күрсәтү), инженер (кондиционерларга техник хезмәт күрсәтү), техник (янгын, сак сигнализациясе, видеокүзәтү системаларына техник хезмәт күрсәтү), электромонтажник (янгын, сак сигнализациясе һәм видеокүзәтү системаларын монтажлау), җитештерү һәм хезмәт биналарын җыештыручы, ярдәмче эшче, товар белгече, өлкән сатучы һ.б. һөнәрләр буенча 10 вакансия бар иде. Ярминкәгә 31 граждан килде, шуларның 2се предприятиегә юллама алды.
Моннан тыш, гражданнар интернет-ресурслар аша, шул исәптән «Россиядә эш» гомумроссия вакансияләр базасын кулланып, эш эзләү мөмкинлеге турында да мәгълүмат алды.