Бөгелмә районың «Ялкын» социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең иҗади фикерләвен үстерүнең бер элементы буларак түгәрәк эшчәнлеге тора. «Уңган куллар» түгәрәгенең эше балаларда кул моторикасын, иҗади сәләт, фантазия һәм фикерләү сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән.
19-20 сентябрь көннәрендә, Республика ресурс үзәгендә "Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә наркотикларга каршы эшчәнлек" дигән темага семинар узды.
2019 елның 2 октябренә республикада эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 10 689 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 236 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,53 % тәшкил итә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 1 107 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 38 кешегә кимрәк.
2 октябрьдә Буа шәһәренең мәшгульлек үзәгендә - пенсия һәм өлкән яшьтәге гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрелде.
1 октябрь көнне Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәгендә тантаналы чара узды. Бәйрәмгә биредә озак еллар хезмәт куйган ветераннар чакырылды.
Яр Чаллы шәһәрендә “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә, физик культура белән дәвалау буенча инструктор Зөһрә Закирова, социаль эш буенча белгечләр Рәмзия Хәйбулова, Мәдинә Хаҗарова, һәм психолог Чулпан Галләмова Халыкара өлкәннәр көненә багышланган ярыш үткәрделәр.
Яшь буын замана белән бергә бик актив һәм ышанычлы атлый. Медиа ресурсларны дөрес итеп урынлы куллау уңаеннан Әгерҗе районы “Наз” приютында тәрбияләнүче үсмер балаларга педагог-психолог Елена Нехорошкова җитәкчелегендә балигъ булмаган яшьтәге балаларны куркынычсызлык мәгълүматларыннан саклау буенча “Мәгълүмат навигаторы” исемле технология бик уңышлы гына эшләп килә.
Югары Ослан муниципаль районының "Өмет утравы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында балигъ булмаган балалар тәрбияләүче, ата-аналары алимент түләүдән качучы гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү максатында гражданнар кабул ителде.
Октябрьнең беренче көннәрендә Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтү матур традициягә әверелде. 1 октябрьдә "Өлкәннәр көне" декадасын үткәрү кысаларында Баулы интернат-йортында социаль хезмәт алучыларны бәйрәм концерты белән Мортаза мәдәният йорты коллективы һәм Кырым Сарай мәктәбе укучылары сөендерде.