ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Югары Ослан муниципаль районының "Өмет утравы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында балигъ булмаган балалар тәрбияләүче, ата-аналары алимент түләүдән качучы гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү максатында гражданнар кабул ителде.

Октябрьнең беренче көннәрендә  Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтү матур традициягә әверелде.  1 октябрьдә "Өлкәннәр көне" декадасын үткәрү кысаларында Баулы интернат-йортында социаль хезмәт алучыларны бәйрәм концерты белән  Мортаза мәдәният йорты коллективы һәм Кырым Сарай мәктәбе укучылары сөендерде.

Кукмара муниципаль районындагы "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә  ветераннар өчен "Без сезгә бәхет телибез!" дигән очрашу узды.

Быел Россиядә "Демография" милли проектының "Өлкән буын" федераль проектын тормышка ашыру башланды. Ул олы буын кешеләренә социаль һәм медицина хезмәтләре күрсәтү системасын камилләштерүгә, аларның тормыш сыйфатын һәм иминлеген арттыруга юнәлдерелгән. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова РИА Новостига бу юнәлештә Татарстанда беренче адымнар ясалуы турында сөйләде.

1 октябрьдә Татарстанда өлкәннәр декадасы старт алды. Бу көннәрдә министрлык карамагындагы барлык оешмаларда да төрле акцияләр оештырыла, өлкән буын вәкилләре өчен чаралар үткәрелә.


1
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

1 октябрьдә Балык Бистәсегдә «Тормыш көзе алтын булсын» өлкәннәр иҗаты район фестивале булып узды. Бәйрәм чарасында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова, Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Илдар Таҗетдинов катнашты.

Зәй муниципаль районы “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәт алучыларны бәйрәмнәр белән котлау традициягә әйләнде.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды. Концерт башланыр алдыннан интернат-йортта яшәүчеләрне бәйрәм белән Югары Ослан районы башлыгы М.Зиатдинов, ветераннар советы рәисе Р.Троицкая  һәм йорт-интернат директоры Т.Васильева котлады. Аларга сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, оптимизм һәм тормыш көче теләделәр.     

 

Милләтнең сәламәтлегенә нигезләнгән «Сәламәт муниципалитет» программасын тормышка ашыру уңаеннан һәм Бөтендөнья йөрәк көне алдыннан Бөгелмә муниципаль районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Тормышка 10 000 адым» акциясендә актив катнашты.

Бу хакта журналистларга ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде. Бүген «Татмедиа» республика агентлыгы мәйданчыгында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган матбугат конференциясе узды. Спикерлар 2019 елда «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектының төбәк өлеше турында сөйләштеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International