"Изгелек" үзәгендә  Халыкара өлкәннәр көненә багышланган ярыш

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәрендә “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә, физик культура белән дәвалау буенча инструктор Зөһрә Закирова, социаль эш буенча белгечләр Рәмзия Хәйбулова, Мәдинә Хаҗарова, һәм психолог Чулпан Галләмова Халыкара өлкәннәр көненә багышланган ярыш үткәрделәр.

Дартс уены ярышының максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, дартс уенын  популярлаштыру һәм социаль хезмәт алучылар өчен бәйрәм кәефе тудыру иде.

Чара, Татарстан республикасы инвалидларының “Спорт хәрәкәте”  төбәк иҗтимагый оешмасы һәм аның вәкиле Алексей Мулеев ярдәмендә уздырылды. Ярыш башланыр алдыннан оештыручылар барысын да якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр. Катнашучыларны да дартс уены кагыйдәләре белән таныштырдылар һәм куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрделәр. Барысына да дротикларны сынап карау мөмкинлеге бирелде  һәм катнашучылар кызыклы уенга актив кушылды. Чара өлкән буын социаль хезмәт алучыларның җырлары белән үрелеп барды.

Баллар санына карап җиңүчеләрне билгеләделәр, аларга мактау грамоталары,  медальләр тапшырдылар һәм татлы призлар бирделәр. Чара дуслык атмосферасында узды.

Турнирда катнашучылар уеннан һәм бер-берсе белән аралашудан канәгать калды. Чарада 26 социаль хезмәт алучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International